2026 елның беренче яртысында Татарстан Республикасы бюджетына 373,3 млрд сум кергән
Төп проблемаларның берсе кайбер предприятиеләр буенча табышка салымнан керемнәрнең кимүе булды
2026 елның беренче яртысында Татарстанның берләштерелгән бюджетына 373,3 млрд сум кергән. Шулардан 308,2 млрд – салым һәм салым булмаган керемнәр, дип хәбәр итте Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов республиканың финанс, казначылык һәм салым органнары киңәшмәсендә.
"Җыю буенча еллык план 54,4% ка үтәлгән. Әмма бу күрсәткечләр тынычлык өчен сәбәп түгел", - дип белдерде Миңнеханов.
Төп проблемаларның берсе кайбер предприятиеләр буенча табышка салымнан керемнәрнең кимүе булды, шуңа бәйле рәвештә Татарстан Рәисе профильле министрлыкларга һәр производство белән бәйле проблемаларны индивидуаль рәвештә эшләргә кушты.
Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев