21 июльдән Россиядә бердәм пособие билгеләү тәртибенә үзгәрешләр кертелде
Якын туганнар исемлегенә ир яки хатын, балалар, әти-әниләр, абый-энеләр һәм апа-сеңелләр, әби-бабайлар һәм оныклар керә
Хәзер I төркем инвалидны, 80 яшьтән өлкәнрәк пенсионерны яки өлкән яшьтәге гражданинны карау, аны якын туганы башкарган очракта гына, рәсми керем булмауның нигезле сәбәбе булып исәпләнәчәк. Бу хакта Россия Социаль фонды хәбәр итә дип яза Шәһри Казан.
Исегезгә төшерәбез, бердәм пособие — аз керемле, 17 яшькә кадәр балалары булган гаиләләргә адреслы ярдәм чарасы. Ул гаиләнең керемнәре һәм мөлкәте дәүләт билгеләгән критерийларга туры килгән очракта гына тәгаенләнә. Моннан тыш, гаилә әгъзаларының рәсми кереме булырга яки керем булмауның нигезле сәбәбе расланырга тиеш.
Яңа кагыйдә буенча, хезмәткә сәләтсез кешене карау керем булмауның нигезле сәбәбе булып, караучы белән каралучы арасында рәсми расланган якын туганлык булганда гына танылачак.
Якын туганнар исемлегенә ир яки хатын, балалар, әти-әниләр, абый-энеләр һәм апа-сеңелләр, әби-бабайлар һәм оныклар керә.
Моңа кадәр исә I төркем инвалидны яки өлкән яшьтәге кешене карау, туганлык мөнәсәбәтләренә карамастан, нигезле сәбәп булып санала иде.
Моннан тыш, Социаль фонд аңлатуынча, керем булмауның нигезле сәбәбе булып танылсын өчен, әлеге хәл исәп-хисап чорында кимендә 10 ай дәвам итәргә тиеш. Әгәр бу вакыт кыскарак булса, минималь кирәкле керем күләме нигезле сәбәп булмаган айлар санына карап исәпләнәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев