Казан шәһәре прокуроры 10 апрельдән эштән китү турында рапорт язган. Документ Россия Генераль прокуратурасына җибәрелгән.
Янгыннан соң аңа кисәтү ясалган иде, чөнки 2013 елда "Адмирал"дагы янгын куркынычсызлыгы буенча тикшерүне Рәфкать Уразбаев контрольдә тоткан. Ул вакытта 18 кагыйдә бозу очрагы теркәлгән, сәүдә комплексында хәтта янгын сигнализациясе белән янгын сүндерү системасы да булмаган, әмма прокуратура базарны яптыруга ирешә алмаган.
Фото: http://www.ntv.ru/novosti/1386559/
Нет комментариев