Балтач яңалыклары

"Хезмәт" газетасы - Балтач районы

16+
Кеше һәм закон

Ана капиталын юк-барга куллануга чик куймакчылар

Хезмәт министрлыгы белгечләре фикеренчә, бүген ана капиталы күбрәк көндәлек ихтыяҗларны каплауга тотыла

Россия Хезмәт министрлыгы ана капиталын куллану тәртибен үзгәртергә тәкъдим итә. Ведомство фикеренчә, дәүләт ярдәме беренче чиратта гаиләләрнең торак шартларын яхшыртуга хезмәт итәргә тиеш. Бу хакта «Шәһри Казан» яза.

Министрлык китергән мәгълүматларга караганда, соңгы елларда ана капиталын торак сатып алу яки ипотека түләүләренә юнәлтүче гаиләләр саны шактый кимегән. Әйтик, 2020 елда гаиләләрнең 58,5 проценты дәүләт ярдәмен нәкъ менә торак мәсьәләләрен хәл итү өчен файдаланса, 2025 елда бу күрсәткеч 26,4 процентка калган. Ә 2026 елның беренче дүрт ае нәтиҗәләре буенча ул бары тик 18,8 процент тәшкил иткән.

Шул ук вакытта ана капиталын балага тугач, аңа өч яшь тулганчы бирелә торган айлык түләүләргә куллану очраклары арткан. Әгәр 2020 елда мондый мөмкинлектән гаиләләрнең 24,5 проценты файдаланса, 2025 ел нәтиҗәләре буенча бу күрсәткеч 42,8 процентка җиткән.

Хезмәт министрлыгы белгечләре фикеренчә, бүген ана капиталы күбрәк көндәлек ихтыяҗларны каплауга тотыла. Әмма дәүләт ярдәменең төп максаты гаиләләрнең төп проблемаларын хәл итү булырга тиеш. Торак шартларының начар булуы исә күп кенә гаиләләрнең икенче яки өченче бала алып кайтуын кичектерә.

Шуңа бәйле рәвештә министрлык ана капиталын айлык түләүләргә, түләүле белем бирү хезмәтләренә һәм ананың тупланма пенсиясен формалаштыруга юнәлтү мөмкинлеген чикләргә тәкъдим итә. Ведомство фикеренчә, дәүләт тарафыннан аз керемле гаиләләр өчен башка ярдәм чаралары да каралган. Мәсәлән, бүген бердәм пособие программасы буенча 17 яшькә кадәрге 9 миллионнан артык бала ярдәм ала.

Шул ук вакытта министрлык ана капиталының күләме күпчелек очракта торак сатып алу өчен җитәрлек түгеллеген дә таный. Шуңа күрә гаиләләргә ярдәм итүнең өстәмә чарасы буларак, «гаилә ипотекасы» программасын үзгәртү тәкъдим ителә. Аерым алганда, һәр киләсе бала туган саен ипотека буенча процент ставкасын киметү мөмкинлеге карала. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ана капиталы