Азат Кадыйров: балаларның 70% тан артыгы наркотиклар турында кешеләрдән түгел, ә интернеттан белә
Кадыйров ассызыклаганча, төп бурыч – профилактика, психологик ярдәм һәм цифрлы этика программаларының комплекслы моделен төзү
Балаларның 70%тан артыгы наркотиклар турында кешеләрдән түгел, ә интернеттан белә. Бу хакта ТР Яшьләр эшләре министры Азат Кадыйров ТР Дәүләт Советының 21 нче утырышында белдерде.
"Наркотиклар проблемасы аеруча борчу тудыра. Росмолодежа тикшеренүләре мәгълүматлары беренче куллануның яше 17 яшьтән 13,8 яшькә кадәр кимүен күрсәтә. Шул ук вакытта наркотиклар белән танышу сигез яшьтән башлана, ә гомумән элегрәк тә – уеннар, мемнар һәм роликлар аша. Психологик актив матдәләр куллану арта", - дип сөйләде ул.
Кадыйров ассызыклаганча, моңа бәйле рәвештә төп бурыч – профилактика, психологик ярдәм һәм цифрлы этика программаларының комплекслы моделен төзү.
"Беренче этапта безнең бурыч – ата-аналар белән эшләү, аларга балага телефонны бирергә һәм балаларны онытырга ярамавын җиткерү. Уеннарның эчтәлеген, бурычларны һәм төрле дәрәҗәләрне узган өчен бүләкләрне карарга кирәк", - дип белдерде ул.
Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев