Бакчаңда балтырган үссә, штраф түлиячәксең
Кеше һәм закон

Бакчаңда балтырган үссә, штраф түлиячәксең

Җир кишәрлекләре хуҗалары хәзер балтырган чүп үләнен бетерергә тиеш. Югыйсә, штраф чәпәячәкләр.

Россиядә бу хактагы закон 2019 елның 1 ноябрендә үз көченә керде.

Нарат балтырганының согы сәламәтлеккә зыян салырга, аллергия китереп чыгарырга мөмкин. Әлеге чүп үләнен бакчасында үстерүче физик затларга 2-5 мең сум күләмендә штраф салыначак. Юридик затлар өчен мондый штраф - 150 меңнән 1 миллион сумга кадәр тәшкил итәчәк, дип яза Яшел үзән.

 

Фото: баш мөхәррир


борщевик балтырган

Нет комментариев