Хәзерге вакытта боерык проекты коррупциягә каршы тикшерү уза
Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы авыл җирлегендә һәм шәһәр тибындагы бистәләрдә даими яшәүче хатын-кызларга баласы туганда бер тапкыр түләү билгеләү буенча дәүләт хезмәте күрсәтүнең административ регламентына үзгәрешләр әзерләгән.
Хәзерге вакытта боерык проектын коррупциягә каршы тикшерәләр. Документ нигезендә, түләү билгеләү яки аннан баш тарту турында карарны кабул итү срогы элек эш 10 көне булса, хәзер 1 эш көненә калачак.
Шул ук вакытта карар кабул итү срогы, кирәкле мәгълүматлар алынып җитмәгән очракта, 10 эш көненә озайтыла. Документта шулай ук үзләренә карата вакытлыча чикләү чаралары кулланылган затлар исемлегенә кертелүчеләр өчен Бердәм һәм Төбәк порталлары аша запрослар, документлар тапшыру чикләнә. Бу очракта электрон рәвештә хезмәт күрсәтү рөхсәт ителми.
Ватаным Татарстан
Нет комментариев