Балигъ булмаганнарга алкоголь продукциясен саткан өчен җаваплылык турында онытмыйбыз
Алкогольнең ныгып җитмәгән яшүсмер организмына йогынтысы кире кайтарылмаслык нәтиҗәләргә китерергә мөмкин, тик яшь буын еш кына моны аңламый. Бу юнәлештә аларның тирәлегендә һәркем ярдәм итәргә тиеш. Бу проблемага беребез дә битараф калмасак иде
Законнар унсигез яшьтән яшьрәк затларга алкоголь куллануны, шул исәптән аз алкогольле эчемлекләрне дә, һәм аларга спиртлы эчемлекләр сатуны тыя. 1995 елның 22 ноябрендәге 171-ФЗ номерлы Федераль законында каралганча, өлкәннәр өчен спиртлы эчемлекләр куллануга чикләүләр булса, балигъ булмаганнарга аны куллану гомумән тыела. Законны бозучылар Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе Кодексы нигезендә административ җаваплылыкка тартыла.
Әгәр 16 яшьлек һәм аннан өлкәнрәк яшүсмер җәмәгать урынында исерек килеш йөрсә, җәзаны ул үзе дә, аны тәрбияләү өчен җаваплылык йөкләнгән өлкәннәр дә алачак. 16 яшькә кадәрге хокук бозучылар өчен ата-аналар яки опекуннар җавап бирә, үзләренә җәза каралмаган.
Закон буенча балаларга яки яшүсмерләргә спиртлы эчемлекләр сатучыларга да җәза каралган. Балалар белән бергә эчүче өлкәннәр балигъ булмаган баланы алкогольле һәм спиртлы продукция куллануга җәлеп иткән өчен җаваплылыкка тартыла (РФ КоАП 6.10 маддәсе).
Яшүсмерләргә кибеттә алкоголь сатып алырга ярдәм иткән таныш олы кеше яки очраклы үтеп баручы шулай ук бу маддәгә эләгә һәм административ җаваплылыкка тартыла. Балигъ булмаганнар кибеттән спиртлы эчемлек алып бирүегезне үтенсә дә, бу адымга барырга ярамый.
РФ Административ хокук бозулар кодексының 14.16 маддәсе нигезендә балигъ булмаганнарга алкоголь продукциясен сатучыларга административ штраф салына:
- гражданнарга 30 мең сумнан 50 мең сумга кадәр;
- вазыйфаи затларга - 100 меңнән 200 мең сумга кадәр;
- юридик затларга-300 меңнән 500 мең сумга кадәр.
Россия Федерациясе Җинаять Кодексының 151.1 маддәсе нигезендә балигъ булмаганнарга алкоголь продукциясен ваклап саткан өчен дә җинаять җаваплылыгы каралган, җаваплылыкны берничә тапкыр бозган очракта — 50 мең сумнан 80 мең сумга кадәр штраф яки бер елга кадәр төзәтү эшләре башкару, билгеле бер вазыйфаларны биләү яки билгеле бер эшчәнлек белән шөгыльләнү хокукыннан 3 елга кадәр мәхрүм итү каралган.
2025 елның 07 июненнән «Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе Кодексына үзгәрешләр кертү хакында» 07.06.2025 № 149-ФЗ Федераль закон үз көченә керде, ул балигъ булмаганнарга алкогольсез тонизирующий эчемлекләр (шул исәптән энергетик) саткан өчен гражданнарга 30 меңнән 50 мең сумга кадәр административ штраф салынырга мөмкин. Вазыйфаи затлар өчен ул 100 меңнән 200 мең сумга кадәр, юридик затлар өчен — 300 меңнән 500 мең сумга кадәр.
2025 елның 1 мартыннан Россия Федерациясене территориясендә балигъ булмаганнарга алкогольсез тонизирующий эчемлекләр сатуны тулысынча тыю кертелүгә бәйле рәвештә, балигъ булмаганнарга алкогольсез тонизирующий эчемлекләр (шул исәптән энергетик) сату тыелды (08.08.2024 ел, № 304-ФЗ Федераль закон) һәм шуңа бәйле рәвештә Федераль законның 44 маддәсенә (“Россия Федерациясе субъектларында гавами хакимиятне оештыруның гомуми принциплары турында") үзгәреш кертелде. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, алкогольсез тонизацияләүче эчемлекләрне (шул исәптән энергетикларны) сатканда сатучы сатып алучының яшенә инанырга тиеш һәм сатып алучының балигъ булуына шик туган очракта, сатучы мондый сатып алучыдан аның яшен билгеләргә мөмкинлек бирә торган документ таләп итәргә хокуклы. Шул ук вакытта, әгәр сатып алучыга карата аның балигъ булуына шик булса һәм аның яшен билгеләргә мөмкинлек бирә торган документ күрсәтелмәсә, сатучы сатып алучыга югарыда аталган товарларны сатудан баш тартырга тиеш.
ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев