Әҗәтнең гомуми күләме, 313 920 сумлык башкарма җыемны да кертеп, 1 миллион 557 мең сум тәшкил иткән
Балтач районы кешесе, сөт фермасын саклап калу өчен, приставлар каршындагы күпьеллык бурычларын түләгән, дип хәбәр итә Республика суд приставлары идарәсе матбугат хезмәте. Бу хакта Татар-информ яза.
Әҗәтнең гомуми күләме, 313 920 сумлык башкарма җыемны да кертеп, 1 миллион 557 мең сум тәшкил иткән. Нәтиҗәдә, берьюлы 43 башкарма эш ябылган.
«Бу - бурычлы кеше исәп-хисап ясау һәм үз бизнесын саклап калу мөмкинлеген тапкан үрнәк алырлык очрак. Әҗәт вакытында түләнмәсә, ферма дәүләт милкенә күчкән булыр иде», - дип искәрттеләр Балтач районы буенча суд приставлары бүлегендә.
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!
Нет комментариев