Балтач районында  энесе абыйсына пычак белән ташланган
Кеше һәм закон

Балтач районында энесе абыйсына пычак белән ташланган

Нәтиҗәдә икесен дә хастаханәгә озаталар.

Балтач районында абыйлы-энеле ике ир-атны, кәеф-сафа корып утырганнан соң, хастаханәгә озатканнар. Бу хакта Россия Эчке эшләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Узган ялларда Югары Субаш авылында абый белән эне арасында, кәеф-сафа корып утырганда, низаг чыккан.

Нәтиҗәдә, 29 яшьлек ир-ат 32 яшьлек абыйсына пычак белән кадаган.

Аларның икесен дә (берсен — пычак ярасы, икенчесен инсульт белән) хастаханәгә озатканнар.

Чыганак


Нет комментариев