Хезмәт

Балтач районы

16+
Кеше һәм закон

Балтачта бензин караклары тотылган!

Бистәнең "Камчатка" ягында яшәүчеләрдән полиция хезмәткәрләренә рәхмәт әйтеп шалтырату керде

Соңгы вакытларда йокы-йокы булмады, кичтән бензины булган машиналарыбызга иртән чыксаң, буш бак каршы ала иде. Рәхмәт, бу хәлне җиткерүгә, полиция эшкә тотынды. Илнур Җиһаншин, җинаятьләрне ачу бүлеге җитәкчесе Ленард Сәгьдиев, башкалар эшкә алындылар, каракларның әзләренә тиз төштеләр. Исән-сау булсыннар, тагын бер рәхмәт!
Дөрестән дә, Киров Өлкәсе Малмыж шәһәре егетләре төнлә Балтачка менеп, бензин урлау кәсебенә керешәләр. Хәзерге вакытта берничә тапкыр Балтачта менеп, шундый 11 урлау очрагы ачыкланган, егетләр тоткарланган, тикшерү бара. Үз вазифаларын тиешенчә үтәгән хезмәткәрләргә рәхмәт!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев