Канунны бозучыларга штрафлар каралган
2025 елның 25 декабреннән 2026 елның 11 гыйнварына кадәр район территориясендә янгынга каршы махсус режим кертелә.
Аның максаты - Яңа ел, Раштуа бәйрәмнәрен уздырган вакытта халыкның, аларның мөлкәтләренең иминлеген тәэмин итү.
Әлеге вакыт аралыгында 1-3 дәрәҗә куркынычтагы пиротехника эшләнмәләрен куллану тыела. Шулай ук ачык мәйданнарда янгын куркынычсызлыгы таләпләрен бозган өчен штрафлар күләме арта. Канунны бозучыларга штрафлар күләме: шәхси затларга – 20 000 сумга кадәр, вазыйфаи затларга – 60 000 сумга кадәр, шәхси эшмәкәрләргә – 80 000 сумга кадәр, юридик затларга – 800 000 сумга кадәр.
Нет комментариев