Балтачта мәдәният хезмәткәрләре, китапханәчеләр көрәшкә күтәрелде. Нинди дисезме? (+фото)
Кеше һәм закон

Балтачта мәдәният хезмәткәрләре, китапханәчеләр көрәшкә күтәрелде. Нинди дисезме? (+фото)

Җиңүче булып танылган оешмалар бүләкләргә лаек булды.

Коррупция – замана проблемасы белән көрәшү өчен урындагы җитәкчелекнең дә, гади халыкның да бердәм хезмәттәшлеге мөһим. Бүгенге көндә коррупциягә каршы сәясәтне гамәлгә ашыру буенча үткәрелә торган чараларның төп максаты – аңа карата тискәре караш формалаштыру.

Коррупциягә каршы көрәшкә багышланган иҗади эшләр конкурсында район күләмендә китапхәнәләр, мәдәният оешмалары да актив катнашты. "Намус – дус, коррупция – дошман" исеме астында социаль видеороликларлар ясап, җиңүче булып танылган оешмалар белән дә таныштырып үтәбез:

 1нче призлы урын – Шеңшеңәр авылы китапхәнәсенең "Чиста куллар пакъ намус" видеоролигы;
 2нче призлы урын – Куныр авылы китапхәнәсенең "Без коррупциягә каршы" видеоролигы;
 3нче призлы урын – Балалар сәнгать мәктәбенең "Мин – Россия“ видеоролигы;
 3нче призлы урын – Смәел авылы китапхәнәсенең "Акчалар төрле була" видеоролигы. Афәрин! Котлыйбыз!

Чыганак


Нет комментариев