Берәү мошенникларга 1,8 миллион сум акча күчергән
Җинаять эше кузгатылган, мошенникларны эзлиләр
Казан кешесе посылка алам дип, 1,8 миллион сум акчасын югалткан, дип яза «Татар-информ».
Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсендә хәбәр итүләренчә, 43 яшьлек ир-атка билгесез кеше шалтыраткан һәм аның исеменә посылка җибәрүләрен әйткән. Посылканы алу өчен, смс белән килгән кодны хәбәр итәргә кирәк, дигән. Алдаудан шикләнмичә, ул саннарны атаган.
Шуннан соң аңа дәүләт органнарының ялган хезмәткәрләре шалтырата башлаган. Алар ир-атка мошенниклар аның акчасын урларга тырышалар һәм акчаны «куркынычсыз хисапка» күчерергә кирәклегенә ышандырганнар. Аларга ышанып, казанлы 1,8 миллион сум югалткан. Әлеге акчаның шактый өлеше кредитка алынган. Үзен алдаганнарын аңлап, ир-ат полициягә мөрәҗәгать итә.
Җинаять эше кузгатылган, мошенникларны эзлиләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев