Хезмәт

Балтач районы

16+
Кеше һәм закон

Чернобыль атом электр станциясендәге һәлакәт нәтиҗәләрен бетерүдә катнашкан гражданнар социаль ярдәм чаралары ала

Тиешле хезмәт стажы тупланган очракта, Чернобыль фаҗигасе нәтиҗәсендә зыян күргән гражданнарга картлык буенча иминият пенсиясе пенсия яшен киметеп билгеләнә

Татарстан Республикасында 2026 елның апреленә 1473 кеше Чернобыль АЭСында булган һәлакәтне бетерүдә катнашучылар, әлеге һәлакәт нәтиҗәсендә инвалидлык алган гражданнар өчен билгеләнгән социаль ярдәм чараларыннан файдалана. Әлеге чаралар Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы бүлеге тарафыннан бирелә торган компенсацияләрнең һәм акчалата түләүләрнең киң спектрын үз эченә ала.

«Татарстанлыларга, түләүләр алучылар төркеменә карап, төрле төр компенсацияләр- айлык акчалата түләү, азык-төлек товарлары сатып алуга айлык акчалата компенсация, өстәмә ял көннәре өчен түләү, сәламәтлеккә салынган зыян хисабына еллык компенсация билгеләнә. Алдагы елда кулланучылар бәяләре үсешен исәпкә алып, барлык бу түләүләр ел саен 1 февральдә индексацияләнә», — дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы буенча СФР бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.

Тиешле хезмәт стажы тупланган очракта, Чернобыль фаҗигасе нәтиҗәсендә зыян күргән гражданнарга картлык буенча иминият пенсиясе пенсия яшен киметеп билгеләнә. ЧАЭСта аварияне ликвидацияләүдә 1986-1987 елларда катнашучыларга пенсия яше — 10 елга (ирләргә 50 яшьтән, хатын-кызларга 45 яшьтән), ә һәлакәтне бетерүдә 1988-1990 елларда катнашканнарга- 5 елга (ирләргә 55 яшьтән, хатын-кызларга 50 яшьтән) киметелә. Радиация йогынтысына дучар булган, әмма инвалидлыгы булмаган гражданнар пенсия яшен 1 елдан 5 елга кадәр киметүгә хокуклы. Картлык буенча дәүләт пенсиясен билгеләү өчен аларның кимендә биш ел иминият стажлары булырга тиеш.

ЧАЭС һәлакәте нәтиҗәләрен бетерүдә катнашып, хәрби җәрәхәт нәтиҗәсендә инвалидлык алган (ашыгыч хезмәт хәрби хезмәткәрләре, хәрби җыеннарга чакырылган затлар), шулай ук авария нәтиҗәләрен бетерүдә катнашып, һәлак булган гражданнарның туендыручысын югалткан хезмәткә яраксыз гаилә әгъзалары бер үк вакытта ике пенсия — дәүләт һәм иминият пенсияләрен алырга мөмкин. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев