Чернобыльдәге һәлакәттән соң 1,4 меңнән артык татарстанлы түләүләр ала
Акчалар ел саен 1 февральдә куллану бәяләре артуны исәпкә алып индексацияләнә
Чернобыль АЭСындагы һәлакәт нәтиҗәләрен бетерүдә катнашучы 1,4 меңнән артык татарстанлы социаль ярдәм чаралары ала. Аларга айлык акчалата түләү, азык-төлек товарлары сатып алу өчен айлык акчалата компенсация, өстәмә отпуск түләү, сәламәтлеккә зыянны каплау өчен еллык компенсация каралган.
Акчалар ел саен 1 февральдә куллану бәяләре артуны исәпкә алып индексацияләнә. Бу хакта Россиянең Татарстан буенча социаль Фондында хәбәр иттеләр.
Моннан тыш, ликвидаторларга картлык буенча иминият пенсиясен Россия буенча тиешле сроктан иртәрәк билгелиләр: 1986-1987 елларда ЧАЭСтагы аварияне ликвидацияләүдә катнашучыларга — 10 елга (ирләргә - 50 яшьтән, хатын — кызларга - 45 яшьтән), 1988-1990 елларда аварияне ликвидацияләүдә катнашучыларга – 5 елга (ирләргә-55 яшьтән, хатын-кызларга-50 яшьтән). Радиациядән зыян күргән, әмма инвалид булмаганнарга — бер елдан биш елга кадәр.
Вечерняя Казань
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев