«Декларацияне 2 майга кадәр тапшырырга кирәк»
Кеше һәм закон

«Декларацияне 2 майга кадәр тапшырырга кирәк»

Декларация тапшыруны 3 майга калдырган гражданнар законны бозган булып санала. Аларга штраф каралган

Декларация тапшыру турында Федераль салым хезмәтенең ТР буенча 5 нче районара инспекциясенең бүлек җитәкчесе Мөнир ШӘЙДУЛЛИН сөйли.

— Декларацияне быел кайчанга хәтле тапшырырга кирәк?

— Хәзер иң кызган вакыты. 28 апрель-1 май ял көннәренә туры килү сәбәпле, 2 майга кадәр озайтыла.

— Вакытында тапшырып өлгермәсәң?

— 3 майга калучы гражданнар законны бозган булып санала. Аларга штраф каралган. Аның күләме һәр соңга калган ай өчен түләнәсе суммадан 5 %ны тәшкил итә, шул ук вакытта штраф суммасы 1 мең сумнан ким була алмый. Штраф түләгәнче, вакытында эшен бетерү яхшырак.

чыганак

 


Нет комментариев