Хезмәт

Балтач районы

16+
Кеше һәм закон

Дүрт көн эчендә Татарстан полицейскийлары 200 гә якын легаль булмаган мигрантны куып чыгарган

Барлык ачыкланган фактлар буенча административ беркетмәләр төзелде һәм штрафлар билгеләнде

Татарстанда 16-20 мартта полиция һәм Федераль куркынычсызлык хезмәтенең республика буенча идарәсе катнашында узган «Легаль булмаган мигрант» оператив-профилактик чарасына беренче йомгак ясалды.

Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгында хәбәр итүләренчә, операциянең төп бурычы миграция өлкәсендә контрольне көчәйтү, шулай ук хокук бозуларны һәм чит ил кешеләре катнашында экстремистик күренешләрне булдырмау булган. Чит ил кешеләренең күпләп була торган урыннары, төзелеш мәйданчыклары, сәүдә, транспорт, авыл хуҗалыгы объектлары һәм торак секторны да кертеп, тикшерелде.

Рейдлар вакытында миграция законнарын бозуның 989 очрагы ачыкланган. 606 очрак Россиядә булу яки яшәү режимын бозу белән бәйле, 127 хокук бозу кабул итүче як тарафыннан җибәрелгән (шул исәптән миграцион исәпкә алу һәм чакыруларны рәсмиләштерү өлешендә), 98 чит ил гражданы хезмәт эшчәнлеген законсыз башкарган, 158 эш бирүче чит ил эшче көчен җәлеп итү кагыйдәләрен бозган.

Барлык ачыкланган фактлар буенча административ беркетмәләр төзелде һәм штрафлар билгеләнде.

Моннан тыш, административ куып чыгару турында 192 карар, шулай ук керүне тыю турында 219 карар кабул ителгән.

Операция кысаларында шулай ук җинаять билгеләре белән 27 хокук бозу очрагы теркәлгән. Хәзерге вакытта законсыз миграцияне оештыру турындагы маддә буенча бер җинаять эше һәм миграция исәбенә фиктив куелу фактлары буенча 14 эш кузгатылган.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев