Эшкуар субсидия үзләштергән өчен суд каршына басачак
Эшкуар китергән зыянны тулысынча каплаган
Татарстан эшкуары бизнесны үстерү өчен бүлеп бирелгән дәүләт субсидиясен урлауда шикләнелә. Бу хакта Россия Тикшерү комитеты ТР буенча идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итте.
Тикшерү мәгълүматлары буенча, эшкуар 2023 елда сайт булдыру һәм техника сатып алу өчен 499 мең сум акча алган. Әмма бу акчаның бер өлешен – 102 мең сумнан артыгын – ул бизнеска катнашы булмаган шәхси ихтыяҗларына сарыф иткән. Шул ук вакытта, хисапта акчаның тулысынча үзләштерелүен күрсәткән.
Эшкуар китергән зыянны тулысынча каплаган. Җинаять эше судка тапшырылган, дип яза Татар-информ.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев