Хезмәт

Балтач районы

16+
Кеше һәм закон

Федераль куркынычсызлык хезмәте хезмәткәрләре Әлмәт районы хәрби комиссариатын ришвәт алганда тоткарлаган

Ришвәт алу факты буенча җинаять эше кузгатылды

Федераль куркынычсызлык хезмәте хезмәткәрләре Әлмәт районы хәрби комиссарын 700 мең сум күләмендә ришвәт алганда тоткарлаган. Бу хакта ведомствоның матбугат хезмәте хәбәр итә.

Хәрби комиссар гражданнарны хәрби хезмәт узу турында контракт төзүгә җәлеп итү белән шөгыльләнүче эшмәкәргә ярдәм күрсәтергә тәкъдим иткән.

Хезмәт урыныннан файдаланып, хәрби комиссар шулай ук контракт буенча хәрби хезмәткә үз теләкләре белән барырга карар кылган гражданнар арасыннан кандидатлар эзләгән, ә аннары мәгълүматларны эшмәкәргә аларның документларын ялган рәсмиләштерү өчен тапшырган.

2025 елның ноябреннән 2026 елның мартына кадәр шул рәвешле дүрт кеше рәсмиләштерелгән, алар өчен эшмәкәргә 1 200 000 сум акча килергә тиеш булган. Аларның 1 056 000 сумын ул хәрби комиссарга бирергә тиеш булган.

Ришвәт алу факты буенча җинаять эше кузгатылды.

Вечерняя Казань

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев