Муниципаль районнарда яшәүчеләр шулай ук «Skype» программасына ялганып үз сорауларын бирә алачак.
19 июль көнне 10.00 сәгатьтән 12.00 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппаратында (Казан шәһәре, Карл Маркс ур., 61 нче йорт)Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил һәм кулланучылар хокукларын яклау, кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең Татарстан Республикасы (Татарстан) буенча идарәсе җитәкчесе гражданнарны кабул итә.
Шулай ук республиканың муниципаль районнарында яшәүчеләр «Skype» программасына ялганып үз сорауларын бирә алачак.
Мөрәҗәгать итәргә теләүчеләргә алдан (843) 236-41-80 телефоны аша язылырга кирәк.
Нет комментариев