Язгы чакырылыш: нинди үзенчәлекләре бар?
Апрель-июль айларында Балтач районыннан хәрби хезмәткә 40тан артык кешене чакырып җибәрү планлаштырыла
Хәрби хезмәткә чакыру чаралары 2025 елның 1 апреленнән 15 июленә кадәр дәвам итәчәк. Хезмәт итү срогы - 12 ай.
Барлык хәрби хезмәткә чакырылучылар хәрби хезмәт узу өчен Россия Федерациясе территориясендә урнашкан даими дислокация пунктларына җибәреләчәк. Чакырылыш буенча хәрби хезмәт узучы хәрби хезмәткәрләр яңа төбәкләрдә махсус хәрби операция бурычларын үтәүдә катнашу өчен җәлеп ителмәячәк.Чакырылыш буенча хәрби хезмәтнең билгеләнгән срокларын үтәгән барлык хәрби хезмәткәрләр үз вакытында эштән чыгарылачак һәм яшәү урыннарына җибәреләчәк.
Апрель-июль айларында Балтач районыннан хәрби хезмәткә 40тан артык кешене чакырып җибәрү планлаштырыла.
Хәрби хезмәткә чакырылучыларның өчтән бере, кагыйдә буларак, укыту берләшмәләренә һәм хәрби частьләргә җибәрелә, аларда заманча хәрби техника үзләштереләчәк һәм хәрби-учет белгечлеге алачак. Укулар тәмамлангач, алган күнекмәләре нигезендә, алар коралларның һәм хәрби техниканың заманча үрнәкләрен эксплуатацияләү өчен гаскәрләргә җибәрелә.
Балалары, авыру һәм өлкән яшьтәге ата-аналары булган гражданнарны хәрби хезмәткә чакыруның билгеләнгән нормалары чикләрендә яшәү урыны якында урнашкан хәрби частьләргә хезмәт узу мөмкинчелеге каралачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев