Белешмәләр бирүнең яңа кагыйдәләре гамәлгә керде
Чыгымнарны контрольдә тоту киңәйтелде һәм конкретлаштырылды
Махсус исемлеккә кертелгән муниципаль вазыйфага дәгъва кылучыларга, муниципаль хезмәт вазифасына сайланучыларга, муниципаль учреждение җитәкчесе итеп куелганда үзләре, тормыш иптәше һәм балигъ булмаган балалары өчен керемнәр, мөлкәт һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләр турында тулы белешмәләр бирү бурычы саклана.
Муниципаль хезмәт-кәрләргә, муниципаль хезмәт вазифасын башкаручыларга, муниципаль учреждение җитәкчеләренә ел саен мондый белешмәләр бирү бурычы бетерелә. Әмма ләкин муниципаль хезмәткәр, муниципаль хезмәт вазифасын башкаручы (депутат), муниципаль учреждение җитәкче тарафыннан, яки хатыны, балигъ булмаган балалары исеменнән җир участогы, транспорт, йорт, квартира, кыйммәтле кәгазьләр, акцияләр яисә цифрлы активлар гаиләнең алдагы өч елдагы кеременнән артык суммага сатып алынган очракта үзенең, гаиләсенең керемнәре һәм чыгымнары турында белешмә бирү җаваплылыгы кала.
Шулай ук, муниципаль хезмәткәр, муниципаль хезмәт вазифасын башкаручы, муниципаль учреждение җитәкчесе шушы сферадагы башка эшкә күчкән очракта да үзе, тормыш иптәше һәм балигъ булмаган балалары өчен керемнәр, мөлкәт һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләр турында тулы белешмәләр бирергә тиеш.
Чыгымнарның керемнәргә туры килүен тикшерү өчен нигез барлыкка килгәндә (мәсәлән, рәсми керемнәр белән ныгытылмаган шактый чыгымнар ачыкланса) муниципаль хезмәткәр, муниципаль хезмәт вазифасын башкаручы, муниципаль учреждение җитәкчесе үзе, тормыш иптәше һәм балигъ булмаган балалары өчен керемнәр, мөлкәт һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләр турында тулы белешмәләр бирә.
Шулай ук чыгымнарны контрольдә тоту киңәйтелде һәм конкретлаштырылды:
Элек чыгымнарның керемнәргә туры килүен контрольдә тоту нигездә югары вазыйфаи затларга кагылган иде. Хәзер ул дәүләт һәм муниципаль учреждениеләр җитәкчеләренә дә кагыла. Әгәр хезмәткәрнең мондый мәгълүматларны бирү өчен нигезләре барлыкка килгән икән (мәсәлән, зур суммада сатып алу очраклары булса), ул аларны әлеге нигезләр барлыкка килгән соң алдагы елның 30 апреленнән дә соңга калмыйча тапшырырга тиеш була.
Шулай ук бу өлкәдә җаваплылык та катгыйланды.
Элегрәк хезмәткәрне белешмәләр бирмәгән яки белә торып ялган мәгълүматлар биргән өчен эштән чыгарырга мөмкин иде. Хәзер бу нормага белә торып тулы булмаган мәгълүматлар биргән өчен дә эштән азат ителү каралган.
Җәмгыять өчен иң сизелерлек үзгәрешләрнең берсе — дәүләт хезмәткәрләренең керемнәре һәм мөлкәте турындагы мәгълүматларны интернет челтәрендә ачык кулланылышта урнаштыру бурычын бетерү. Ягъни программа аша гына керемнәр, мөлкәт һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләр турында тулы белешмәләрне тапшырабыз.
Энҗе Гарипова,
район башлыгы ярдәмчесе
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев