Хезмәт

Балтач районы

16+
Кеше һәм закон

Җиңел кергән акча, икеләтә чыга

Районыбызның С. авылында яшәүче Е. алдау юлы белән аеруча зур күләмдә кеше милкен урларга маташуда гаепле дип табылган һәм шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм ителгән

2023 елның августында Е. «Вайлдберриз» сис-темасында өзеклек булуын ачыклаган. Ничек дисезме? Ул заказ биргән товарлар маркетплейс системасында түләнгән дип күренеп торган булган, ә чынлыкта ул аларны әле түләмәгән булган. Шул ук көнне ул "Вайлдберриз«ның товарлар бирү пунктына бара, пункт хезмәткәре Ф. га товарларның түләнгән булуы турында ялган мәгълүмат җиткереп, заказларын алып китә. Бушка товар ала алу мөмкинлеге Е. да тагын да кызыксындыру тудырып, берничә көннән соң ул «Вайлдберриз» кушымтасы аша 228,79 сумлык товарларга заказ бирә. Икенче көнне үк Е. шундый ук ысул белән 129 959,21 сумлык товарларга заказ бирә. Шул ук көнне Е. җинаятьчел гамәлләрен дәвам итеп, 48 576,67 сумлык товарларга заказ бирә, бу юлы товарны Татарстан Республикасының башка районына китерү адресын күрсәтә, шуннан соң "Вайлдберриз"ның товарларны бирү пунктыннан заказларны аның әнисе ала. Әни кеше кызының җинаять кылуы турында хәбәрдар булмый, товарлар түләнгәндер дип ышана.


Е. моның белән генә дә тукталып калмый, янәдән шундый ысулны кулланып, 188 774,50 сумлык товарларга заказ бирә. 
Үзенең җинаятьчел гамәлләре белән Е. "Вайлдберриз"га 1 214 138,94 сумлык матди зыян китерергә мөмкин булган, әмма үзенең җинаятьчел ниятен ахырына кадәр җиткерә алмаган. Чөнки маркетплейс системасы ул заказ биргән товарларның бер өлешен заблокировать иткән. 
Шушы вакыт аралыгында Е. заказ биргән товарлар исемлеген карап үтик: фотоаппарат — 88 871 сум, смартфон — 49 560 сум, Картье стилендәге 585 пробалы алтын беләзек — 169 659 сум, Тиффаниның 585 пробалы алтын муенсасы — 119 516 сум, Galaxy S23 смартфоны — 61 130 сум, алты бриллиантлы алтын йөзек — 68 642 сум, мотоблок — 32 596 сум, электр самокаты — 13 386 сум. 

Әлеге язманы без гыйбрәт өчен дип китерәбез. Чөнки җиңел юл белән кергән акча һәрвакытта да икеләтә чыгуын онытмагыз, кайчакта ул ирекне чикләү белән дә тәмамлана.

С. Сафиуллина, 
район судының судья ярдәмчесе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев