Хезмәт

Балтач районы

16+
Кеше һәм закон

Юрист Соловьев телефон мошенниклары белән шаяртмаска киңәш итә

Сүз көрәштереп тормыйча телефонны кую иң дөресе, дип йомгаклады сүзен юрист

Телефон мошеннигы шалтыраткан очракта телефонны куярга кирәк. Аферистны мыскылларга ярамый — бу куркыныч булырга мөмкин. Бу хакта RT басмасына Россиянең атказанган юристы Иван Соловьев сөйләде, дип яза «Российская газета».

Аның сүзләренчә, мошенниклар дипфейк ясау өчен әңгәмәдәшнең тавышын яздырып алырга мөмкин. Аннары алар мессенджерлар аша аның тавышы белән яздырган ялган хәбәрләр таратып, аның туганнарын һәм танышларын алдый ала.

Шулай ук шаяртуларга үпкәләгән аферистлар абонентның номерын «коллегаларына» тапшырырга яки аны «җәзалау» өчен янаулар җибәрә башларга мөмкин.

Сүз көрәштереп тормыйча телефонны кую иң дөресе, дип йомгаклады сүзен юрист.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев