Бер ничә көн элек Саба районнында билгесез шофер машинасы белән (ул BMW дип фаразланды) төнлә юлда бер ир-атны бәрдереп китә.
Табылганда юл кырыенда гәүдә инде җансыз була. Саба һәм Республикабыз районнары полициясе күп тикшерү эшләре алып бардылар, күрше регионнарга да хәбәр ителде. Автосервизлар, машина тукталышлары, өй ишегаллары, тыкрыклар, авыллар тикшерелде. Менә бүген Вятка Аланы шәһәрендә кешене бәрдереп киткән BMW машинасы табылды һәм аның хуҗасы кулга алынды, ДИП хәбәр итә Vyatka.ru
Нет комментариев