Хезмәт

Балтач районы

16+
Кеше һәм закон

Казанда армиядә хезмәт итүдән качкан алты Россия гражданын тоткарладылар

Россия Тикшерү комитетының гарнизон буенча 384нче хәрби тикшерү бүлеге биргән мәгълүматка караганда, 12 кеше тикшерүгә дучар ителгән

Бүген Казанда паспорт алган, әмма хәрби учетка басмаган Россиянең яңа гражданнарын табу өчен төзелеш мәйданчыкларын тикшерделәр.

Россия Тикшерү комитетының гарнизон буенча 384нче хәрби тикшерү бүлеге биргән мәгълүматка караганда, 12 кеше тикшерүгә дучар ителгән. Алар арасында закон бозып хәрби учетка басмаган 6 кеше ачыкланган. Качучыларны Казанның Хәрби комиссариатларына китерәләр.

Ведомствода ассызыклаганча, мондый чаралар системалы рәвештә Татарстанда да, Чувашиядә дә үткәрелә. Узган һәм агымдагы елларда Россия гражданлыгы алган 500дән артык мигрант республика хәрби комиссариатларында хәрби учетка куелган.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев