Казанлыларның җылылык өчен бурычлары миллиард сумнан артып киткән
Евгения Косецкая белән Анастасия Редькина парлы разрядта бронза медаль яулады
Эшлекле дүшәмбедә Казан Башкарма комитетының ТКХ комитеты рәисе Илсур Хисмәтуллин хәбәр иткәнчә, күп фатирлы йортларда яшәүчеләрнең җылылык энергиясе өчен идарәче компанияләргә 1,063 млрд сум бурычы булган. Шул ук вакытта җылылык белән тәэмин итүчеләр — «Татэнерго» һәм «Казэнерго» җәмгыяте алдында торак оешмаларының бурычы 4 һәм 21 млн сум тәшкил итә. Әмма 1 майга халыкның «Татэнерго» алдындагы турыдан-туры бурычлары 710 млн сумга җиткән, ә «Казэнерго» алдында – 353 млн сум.
Идарәче компанияләр «Татэнергосбыт» белән берлектә дәгъва эше алып баралар. Судларда 274 млн сумлык дәгъвалар бар, 334 млн сумлык башкарма производстволар ачылган. Бүгенге көндә ирекле яки мәҗбүри рәвештә 99 млн сум түләтелгән, тагын 10 млн сумга процедуралар бурычларны каплау белән бәйле рәвештә туктатылган.
Казанские ведомости
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев