Бу турыда «Татар-информ»га Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
Ушма авылы янында 52 яшьлек ир-атның мәетен Ушминка елгасыннан чыгарганнар. Ир-атны ярдан 25 метр ераклыкта тапканнар.
Ир-атның кичә югалуы билгеле. Мәрхүмне ярга чыгаргач, полиция хезмәткәрләренә тапшырганнар.
Ир кеше батып үлгән урын коену өчен җиһазландырылмаган булган.
Фото: © Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте
Нет комментариев