Кулланучы сату-алу килешүендә билгеләнгән башлангыч рәвештә түләнелгән товарны тапшыру срогын бозу аркасында үзенә китерелгән зыянны тулысынча каплауны таләп итә ала
«Казан шәһәрендәге автосалонда, алдан түләп, автомобильгә заказ бирдем. Килешү нигезендә түләгәннән соң 15 көн эчендә товарны миңа тапшырырга тиешләр иде. Әмма инде бер ай узды, тик автосалон, ПТС юклыгын сылтау итеп, автомобильне бирү буенча үз бурычын үтәмәде. Килешүдән баш тартып, акчаны кире кайтаруны таләп итәргә мөмкинме, һәм бу очракта сатучыга нинди җаваплылык йөкләнә?»
Сорауга Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы белгечләре җавап бирә.
«Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ Законының 23.1 матдәсе нигезендә, сатучы сату-алу килешүе буенча башлангыч түләүне кабул итеп алып, товарны тапшыру бурычын вакытында үтәмәсә, кулланучы товарны кайтаруның яңа срогын билгели яки товар өчен түләнгән акчасын кире кайтаруны таләп итә ала.
Шул ук вакытта кулланучы сату-алу килешүендә билгеләнгән башлангыч рәвештә түләнелгән товарны тапшыру срогын бозу аркасында үзенә китерелгән зыянны тулысынча каплауны таләп итә ала. Моннан тыш Сез товарны кайтару срогы чыкканнан соңгы һәр көн өчен товарга баштан түләп куелган сумманың 0,5 проценты күләмендә неустойка түләтә аласыз.
Нет комментариев