Кеше һәм закон

Компаниягә эш планыннан башка ком чыгарган өчен штраф салганнар

Беркетмә төзелде, штраф салынды, материаллар прокуратурага тапшырылды

Экологлар таләбе буенча Татарстанның Азнакай районында лицензия шартларын бозган өчен компаниягә штраф салганнар. Бу хакта республиканың Экология һәм табигый байлыклар министрлыгында хәбәр иттеләр.

Хокук бозулар Түбән Стәрле ятмасын тикшергәндә табылган. Гамәлдәге лицензия вакытында компания 2026 елга тау эшләрен үстерүнең килештерелгән планыннан башка ком һәм ком-чуерташ материаллар чыгарган булып чыкты.

Беркетмә төзелде, штраф салынды, материаллар прокуратурага тапшырылды. Хәзер тау эшләрен үстерү планы килештерелгән инде.

Вечерняя Казань

 


ком

Нет комментариев