Көпә-көндез сыер урлаганнар
Кеше һәм закон

Көпә-көндез сыер урлаганнар

Көпә-көндез бит әле! Хуҗасы аркандагы сыерын кич алырга дип килсә, җилләр искән сөтлебикәдән.

Безгә килеп ирешкән хәбәрләргә караганда, полиция хезмәткәрләре каракларның эзенә тиз төшкән. Районның еракта яшәгән бер авылыннан килгәннәр, дип әйтәләр. Сыерны Наласа күле янындагы ком чокырында машинага салып, күрше районның ит комбинатына илтеп тапшырганнар.

Бу беренче очрак кына түгел, диләр. Арканда торган терлекләрегезгә ешрак күз салыгыз. дип яза Арча Хәбәрләре.

Фото: Г.Гарипова


сыер урлаганнар

Нет комментариев