Документ 1 октябрьдән эшли башлый.
2024 елның 1 октябреннән Татарстанда күп балалы гаиләләргә сертификат кертеләчәк. Бу хакта «Татарстан Онлайн» туры эфирында Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова хәбәр итте.
- Әлеге сертификат күбрәк мәдәният учреждениеләре өчен кирәгрәк. Барлык социаль ярдәм чаралары автомат рәвештә алына. Хәзер һәр күп балалы гаилә үз статусын раслый алачак, - дип аңлатты ведомство башлыгы.
Документны алу өчен социаль яклау бүлегенә паспорт һәм ата-аналарның ике фотосы белән мөрәҗәгать итәргә кирәк. Зарипова сүзләренчә, чиратлар барлыкка килмәс өчен министрлык график төзегән. Кабул итүгә чакырулар гаиләләргә смс буенча киләчәк, дип яза Шәһри Казан.
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев