Хезмәт

Балтач районы

16+
Кеше һәм закон

Квитанцияне югалткан очракта автомобильне парковкадан алып буламы?

Кулланучы квитанция югалу хакында башкаручыга хәбәр итәргә тиеш

Сорау: «Шулай килеп чыкты, мин түләүле парковкада үз автомобилемне саклаган өчен түләү турындагы квитанцияне (чекны) югалттым. Квитанцияне югалткан очракта мин үз автомобилемне ала аламмы? 

Җавап: «Әйе, ала аласыз. Түләүле парковкаларда транспорт чараларын саклау буенча хезмәтләр күрсәтү кагыйдәләренең 8 пункты, РФ Хөкүмәтенең 28.05.2025 ел, № 737 карары нигезендә, килешү яки килешү төзүне раслаучы документ (сакланып калган расписка, квитанция яки башка документ) югалган очракта, кулланучы бу хакта башкаручыга хәбәр итәргә тиеш.

Бу чакта транспорт чарасы кулланучыга аның шәхесен таныклаучы документ һәм транспорт чарасына милек (файдалану, күрсәтмә) хокукын раслаучы документларны күрсәтеп язылган язма гаризасы нигезендә бирелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев