Мамадыш районында файдалы казылмалар чыгару белән шөгыльләнүче компания законнарны бозган
Предприятие җитәкчесенә табигатьне саклау законнарының мәҗбүри нормаларын үтәү зарурлыгын күрсәттеләр һәм объектны дәүләт исәбенә куюны таләп иттеләр
Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы хезмәткәрләре Мамадыш районында файдалы казылмалар чыгару белән шөгыльләнүче компаниядә табигатьне саклау законнарын бозу очракларын ачыкладылар.
Ведомствода искәртүләренчә, «Әйләнә–тирә мохитне саклау турында»гы закон нигезендә I-III категорияле объектларга караган предприятиеләр вәкаләтле федераль яисә төбәк органында теркәлергә тиеш. Әмма компания бу таләпне игътибарсыз калдырды.
Предприятие җитәкчесенә табигатьне саклау законнарының мәҗбүри нормаларын үтәү зарурлыгын күрсәттеләр һәм объектны дәүләт исәбенә куюны таләп иттеләр.
Казань КП
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев