Җәен Русиядә 300 мең кеше мобилизацияләнәчәкме?
Украина президенты Владимир Зеленский Киевта Финляндия башлыгы Александр Стубб белән берлектә узган матбугат конференциясендә чыгыш ясап, Русия өстәмә мобилизация әзерли дип белдерде.
— 1 июньгә Русия 300 мең өстәмә хәрби мобилизация әзерли дип әйтә алам, — диде Зеленский.
Русия Президентының матбугат сәркатибе Дмитрий Песков, бу белдерүгә комментарий биреп, кыскача гына: «Бу дөрес түгел», — дип билгеләп үтте.
Моннан тыш, Дәүләт думасының Оборона комитеты башлыгы Андрей Картаполов, «бездә кораллы көчләрне комплектлау системасы барлык бурычларны, беренче чиратта махсус хәрби операция бурычларын үтәргә мөмкинлек бирә», — диде.
— Мобилизация булмаячак, — дип ассызыклады Картаполов.
Ә Дәүләт думасының Оборона комитеты әгъзасы Андрей Гурулев: «Безгә бернинди мобилизация кирәкми, ирекле рәвештә Кораллы Көчләргә волонтерлар җыябыз», — диде.
Автор: Резеда Галикәева
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев