Мошенниклар район башлыгы исеменнән ялган телеграм-аккаунт ясаган
Кеше һәм закон

Мошенниклар район башлыгы исеменнән ялган телеграм-аккаунт ясаган

Мошенниклар тозагына эләгә күрмик, сак булыйк!

Мошенниклар телеграмда Сарман муниципаль районы башлыгы Фәрит Хөснуллинның ялган аккаунтын ясаган, дип яза Татар-информ.

Билгесез кешеләр аның исеменнән ялган хәбәрләр җибәрәләр. Бу хакта район башлыгы үзе телеграм-каналында хәбәр итте.

«telegramда чит кешеләр минем исемнән язуны дәвам итәләр. Зинһар, игътибарлы булыгыз», - дип кисәтә ул.

Мошенниклар тозагына эләгә күрмик, сак булыйк!


аккаунт

Нет комментариев