Нинди очракларда алимент түләү вакытыннан алда туктатыла?
Әгәр алимент суд карары белән түләтелгән булса, аны түләү түбәндәге хәлләр килеп чыкканда туктатылырга мөмкин
Аерылышканнан соң бала белән кала торган ата-аналарның берсе, шулай ук хокукка сәләтсез дип танылган туганнары алимент билгеләүне сорап мөрәҗәгать итәргә хокуклы. Әмма кайбер очракларда аларны түләү бурычы билгеләнгән вакыттан иртәрәк туктатылырга мөмкин. Бу хакта «Татар-информ» яза.
Ике як килешүе буенча алиментны туктату нигезләре
Яклар арасында ирекле килешү нигезендә билгеләнгән алимент түләүләре түбәндәге очракларда туктатыла:
- түләүче яки акча алучы үлгәндә;
- төзелгән килешүнең гамәлдә булу вакыты тәмамлангач;
- килешү текстында турыдан-туры күрсәтелгән башка сәбәпләр аркасында, әгәр мондый шартлар каралган булса.
Суд билгеләгән алиментлар кайчан туктатылырга мөмкин?
Әгәр алимент суд карары белән түләтелгән булса, аны түләү түбәндәге хәлләр килеп чыкканда туктатылырга мөмкин:
- бала 18 яшькә җитсә, башка зат тарафыннан уллыкка алынса яки балигъ булганчыга кадәр тулысынча эшкә сәләтле дип танылган булса;
- алимент алучы элеккеге ир яисә хатын рәсми рәвештә яңа никахка кергән очракта;
- алучы матди ярдәмгә мохтаҗ статусын югалтса яисә хезмәткә сәләтен торгызган очракта;
- түләүче яки алимент алучы үлсә яки суд тарафыннан хәбәрсез югалган дип танылган очракта.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев