Урланган акчаларның пенсионерга кире кайтарылуын прокуратура контрольдә тотачак.
Әгерҗе районы прокуратурасы пенсионер хатын-кызга мошенниклар урланган 300 мең сум акчасын кире кайтарачак, дип яза «Татар-информ».
ТР прокуратурасында хәбәр итүләренчә, 2024 елның июлендә мошенниклар хатын-кызны акчаларын «куркынычсыз счетка» күчерергә күндергән. Алдаганын аңлаган пенсионер полициягә мөрәҗәгать иткән. Полиция хезмәткәрләре счетның хуҗасын ачыклаган. Ул Новосибирск шәһәреннән 18 яшьлек кыз булып чыккан.
Суд дроппер кызны акчаларны кире кайтарырга мәҗбүр иткән. Урланган акчаларның пенсионерга кире кайтарылуын прокуратура контрольдә тотачак.
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев