Хезмәт

Балтач районы

16+
Кеше һәм закон

Питбайк сатуны чикләячәкләр

Штраф күләме 150 мең сумга җитәргә мөмкин

Дәүләт Думасында балаларга питбайк сатуны чикләү турында закон проекты эшләнгән.

Документта мондый техниканы мотомәктәп тәмамлау хакында белешмәгә ия булучыларга гына сатуны рөхсәт итү каралган. Думаның Яшьләр сәясәте комитеты башлыгы Артем Метелев әйтүенчә, закон проекты питбайкта зур юлларга чыгуны да тыя. Бары тик Спорт министрлыгы билгеләгән урыннарда гына аңа утырып йөрү рөхсәт ителергә мөмкин. Моннан тыш документта балигъ булмаганнарга бензин һәм дизель ягулыгы сатуны тыю каралган. Билгеле булганча, Татарстанда иминлекне арттыру ниятеннән 16 яше тулмаган үсмерләргә бензин сатуны быел җәй үк тыйдылар.

Чыганак

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев