Полиция хезмәткәрләре  массакүләм сугышу сәбәпләрен ачыклый
Кеше һәм закон

Полиция хезмәткәрләре массакүләм сугышу сәбәпләрен ачыклый

Якынча мәгълүматлар буенча, 6 ир-ат арасында конфликт килеп чыга һәм алар сугыша башлый.

Полиция хезмәткәрләре Саба районы бистәләренең берсендә булган массакүләм сугышу сәбәпләрен ачыклый, дип яза Татар-информ.

«Татар-информ»га Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, сугышу турындагы хәбәр 2 гыйнварда килгән. Якынча мәгълүматлар буенча, 6 ир-ат арасында конфликт килеп чыга һәм алар сугыша башлый.

«Медицина учреждениеләренә зыян күрүчеләр турында хәбәр ителмәде. Хәзерге вакытта полиция хезмәткәрләре булган хәлнең барлык шартларын ачыклый», – дип хәбәр иттеләр агентлыкка ведомство матбугат хезмәтендә.

 


Нет комментариев