Пыжмарада көрәк нигә кирәк?!
Кеше һәм закон

Пыжмарада көрәк нигә кирәк?!

Бу сорауга, әлбәттә, җир казу, бәрәңге алу өчен, дип җавап бирсәгез, бу бик тулы булмас. Көрәкне башка максатларда да кулланып була икән.

Узган атнада Пыжмара авылында яшәүче N., исерек хәлдә, күршесенә булган «үпкәсен» исенә төшерә һәм җаен туры китереп, аның башына көрәк белән суга.
Бу турыда Балтач эчке эшләр бүлегенә хәбәр ителә һәм тикшерү эшләре алып барыла башлый. Ул арада ике күрше килешеп тә өлгерә, зыян күргәне «күршем-бәгерькәемне берүк җавапка тартмагыз», дип гариза яза. Әлегә бу хәлгә нокта куелмаган. Ни дисәң, булган хәлне алай тиз генә «килешкәннәр», дип туктатып булмый икән.

250

Нет комментариев