Республика халкыннан акчаларны дистанцион урлауның 4539 очрагы теркәлгән
Быелның 4 аенда мошенниклар Татарстанда яшәүчеләрдән 1,5 миллиард сум урлаган
Быелның дүрт аенда мошенниклар Татарстан халкыннан 1,5 млрд сум урлаган – бу узган ел белән чагыштырганда 227 млн сумга кимрәк. Бу хакта бүген «Татар-информ»да мошенниклыкның киң таралган схемаларына каршы тору чаралары турындагы матбугат конференциясендә ТР буенча эчке эшләр министрлыгының мәгълүмат-коммуникация технологияләрен хокуксыз куллануга каршы көрәшне оештыру идарәсе оперуполномоченные Рәдис Йосыпов сөйләде.
"Быелның 4 аенда мошенниклар Татарстанда яшәүчеләрдән 1,5 миллиард сум урлаган. Узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда зыян 227 миллион сумга, ягъни 13% ка кимрәк булган. Шуңа да карамастан, кибер һәм телефон мошенниклыгы өлкәсендә вәзгыять киеренке кала бирә", - дип китерде ул.
Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәре өстәп әйткәнчә, республика халкыннан акчаларны дистанцион урлауның 4539 очрагы теркәлгән.
Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев