Үзгәреш Азнакай, Апас, Баулы, Бөгелмә, Зәй, Кайбыч, Минзәлә һәм Саба районнарына кагыла
Татарстанның сигез районында урнашкан 1,1 мең гектардан артык мәйданлы җир кишәрлекләрен авыл хуҗалыгы җирләре категориясеннән урманнардан файдалану өчен җирләр категориясенә чыгарачаклар. Әлеге закон проектын VII чакырылыш ТР Дәүләт Советының 24 нче утырышында депутатлар хуплады.
«Закон проекты Азнакай, Апас, Баулы, Бөгелмә, Зәй, Кайбыч, Минзәлә һәм Саба районнары чикләрендә урнашкан авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җир кишәрлекләрен урман фонды җирләре категориясенә күчерүне күздә тота", – дип сөйләде ТР Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министры Фәнил Әһлиуллин.
"Бу авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрне яңа тәртип буенча каралган башка категорияләргә күчерү турында Беренче закон булачак. Бу тәртип федераль закон нигезендә 2026 елның 1 мартыннан гамәлдә", - дип өстәде ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Габделганиев.
Татар-информ
Нет комментариев