Республикада масштаблы кадастр эшләре башкарылачак
Белгечләр әйтүенчә, мондый эшләрне башкару территорияләр белән идарә итүнең нәтиҗәлелеген арттырырга һәм төзелешне планлаштыруны яхшыртырга мөмкинлек бирәчәк
Татарстанда Комплекслы кадастр эшләре дәвам итә, алар барышында җир кишәрлекләре һәм капиталь төзелеш объектларының чикләре төгәлләштерелә. Бу хакта Росреестрның ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Нияз Галиәкбәров хәбәр итте.
Эшләр 2022 елдан федераль һәм төбәк бюджетлары, шулай ук бюджеттан тыш акчалар хисабына башкарыла. Быел 153 кадастр кварталы территориясендә 32 меңгә якын күчемсез милек объектын тикшерү планлаштырыла.
Кадастр эшләре чикләре билгеләнмәгән участокларга, кисешкән һәм реестр хаталары булган территорияләргә кагылачак. Милекчеләргә эш башлану турында җирле үзидарә органнарының рәсми сайтлары, Росреестр аша, шулай ук массакүләм мәгълүмат чараларындагы язмалар аша алдан хәбәр итәләр.
Белгечләр әйтүенчә, мондый эшләрне башкару территорияләр белән идарә итүнең нәтиҗәлелеген арттырырга һәм төзелешне планлаштыруны яхшыртырга мөмкинлек бирәчәк.
Татарстан24
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев