Кеше һәм закон

РФ Президентының Татарстандагы кабул итү бүлмәсендә сәламәтлек мәсьәләләре буенча туры линия эшләтеп җибәрәчәкләр

Республика халкы кызыксындырган сорауларны 221-80-35 телефоны аша бирә алачак

Татарстанда бүген Бөтендөнья сәламәтлек көненә багышланган телефон линиясе узачак. Халык белгечләргә сораулар бирә алачак.

Консультацияләрне Россия Президентының Татарстан Республикасындагы кабул итү бүлмәсендә оештыралар. Туры линия 10:00 дән 12:00 гә кадәр эшләячәк.

Мөрәҗәгатьләргә Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы хезмәткәрләре җавап бирәчәк. Белгечләр медицина ярдәме һәм авыруларны профилактикалау мәсьәләләре буенча консультацияләр бирәчәкләр.

Республика халкы кызыксындырган сорауларны 221-80-35 телефоны аша бирә алачак.

Татарстан 24


Нет комментариев