Роберт Мусин Яӊа елны төрмәдә каршы алачак
Кеше һәм закон

Роберт Мусин Яӊа елны төрмәдә каршы алачак

«Татфондбанк» дигән оешманыӊ банкротлыкка чыгуына бер ел узып та киткән

2016 елныӊ декабрь аенда булган бу хәл бик күпләргә Яӊа ел бәйрәмнәре урынына борчу-хәсрәт китерде. Ярый әле, шәхси кешеләр күпмедер акчаларын өлешчә яисә тулысынча кайтара алдылар. Әмма әлегә кадәр бик күп оешмаларныӊ акчаларыныӊ киләчәге билгесез. Хәзерге вакытта тикшерү эшләре дәвам итә. Шунлыктан тикшерүчеләр яӊадан ике айга Роберт Мусинны сак астында калдыруны судтан сорадылар, аларныӊ таләбе канәгатьләндерелде.


«Татфондбанк

Нет комментариев