Сак булыгыз, мошенниклар Татарстан җитәкчелеге исеменнән шалтырата
Вазыйфаи заттан шикле шалтырату килгәндә, мәгълүматны рәсми элемтә каналлары аша яңадан тикшерергә кирәк
Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре һәм предприятиеләре җитәкчеләренә үзләрен республика җитәкчелеге вәкилләре дип танытучы затлардан шалтыратулар килә.
Җинаятьчеләр ТР Премьер‑министры урынбасары Ринат Садыйков исемен кулланалар һәм төрле сылтаулар белән финанс ярдәме сорыйлар: имеш инвестиция проектларын гамәлгә ашыруга, гаиләләргә ярдәм итүгә, Луганск Халык Республикасында социаль әһәмиятле программаларга, шулай ук махсус хщрби операциядә катнашучыларга ярдәм итүгә. Шул ук вакытта барлык күрсәтелгән проектлар һәм инициативалар уйлап чыгарылган.
Игътибарлы блыгыз: шикле телефон мөрәҗәгатьләре вакытында килгән үтенечләр буенча акчаны күчерергә ярамый.
Татарстан Республикасы ЛНР территориясендә гамәлгә ашыра торган барлык проектлар дәүләт гарантияләре һәм рәсми ярдәм булганда гамәлгә ашырыла. Предприятиеләрдән, фондлардан, волонтерлык оешмаларыннан һәм муниципалитетлардан җибәрелә торган гуманитар ярдәм мәҗбүри рәсми теркәлергә тиеш. Мохтаҗ гаиләләргә ярдәм бары адреслы тәртиптә генә күрсәтелә.
Вазыйфаи заттан шикле шалтырату килгәндә, мәгълүматны рәсми элемтә каналлары аша яңадан тикшерергә кирәк.
Вести Татарстан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев