Сентябрьдән — яңа кагыйдәләр: Россиядә балаларны автобус белән йөртү өчен ГОСТ кертелә
Россиядә балаларны һәм мәктәп укучыларын йөртүгә кагылышлы яңа дәүләт стандарты — ГОСТ расланды
Яңа дәүләт стандартын 2026 елның сентябреннән гамәлгә кертү планлаштырыла. Бу хакта «Шәһри Казан» яза.
Яңа стандарт балалар ташу вакытында иминлекне көчәйтүгә һәм хәвефләр белән идарә итүнең бердәм системасын булдыруга юнәлтелгән. Документ транспорт процессының һәр этабын — рейска әзерләнүдән алып пассажирларны төшерүгә кадәр — колачлый.
ГОСТ нигезендә, транспорт компанияләре һәм җаваплы затлар маршрутның барлык этапларында даими рәвештә хәвефләрне бәяләргә тиеш булачак. Моннан тыш, потенциаль куркыныч тудырырга мөмкин булган вакыйгаларны һәм инцидентларны өзлексез күзәтеп бару таләбе дә кертелә.
Стандартта шулай ук гадәттән тыш хәлләрдә эш итү алгоритмнары да аерым күрсәтелгән. Белгечләр фикеренчә, бу балаларны йөртү өлкәсендә хәвефсезлек дәрәҗәсен сизелерлек арттырырга мөмкин.
Яңа кагыйдәләр мәктәп автобусларына һәм балалар төркемнәрен оешкан рәвештә йөртүче транспортка кагылачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев