Хезмәт

Балтач районы

16+
Кеше һәм закон

«Сорнай» иген басуы уртасында машиналар

Икмәкнеӊ нинди авырлык һәм түземлелек белән табынга килүен бары маӊгай тирен җиргә тамызып, язгы җилдә, 30-40 градуслы эссседә комбайнда, трактор кабинасында яна-пешә хезмәт куйган механизатор яисә уӊайлы һава шартлары килүенә куанып, уӊыш түбән булса, атналар буе борчылып йөрүче белгеч -җитәкчеләр генә беләдер.

Калганнарга иген басуыныӊ тиишелеше дә, башакларныӊ тук булуы да әллә ни сөйләми шул. Алай булса да, кеше хезмәтенә ихтирамлылык җитми бездә. Соӊгы вакытларда урманга җиләккә, гөмбәгә баручылар юлдан йөри алмагач, иген басуы уртасыннан йөриләр. «Сорнай» хуҗалыгы җитәкчесе Тәүфыйк Гыйләҗевтан бу турыда фикерен сорагач, ул кыска гына: - «игенченеӊ йөрәгенә канлы эз салалар», дип белдерде. Бу очракта, иген басуларны таптаган өчен административ җаваплылык каралган, 96 статья буенча төзелгән берничә протокол туры юл салучыларга бәлки бераз сабак булыр иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

erid: 2Vtzqwfh92B

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250